Татарстан Республикасында 2015 елның 11 сентябренә 1,607 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 67%ы. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 146,5 мең кв. метр булган 2 мең 535 фатирлы 99 йорт гамәлгә кертелгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТРК реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 33 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә - 12 объект, әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 4 объект.
Аренда торагы төзелеше программасы буенча 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр булган 21 торак йорт төзеләчәк. Бүгенгә гомуми мәйданы 27 мең 804 кв. метр булган 6 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган.
Моннан тыш, 162 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 24 йорт төзелә. 6 объект төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 16 объект, түбән дәрәҗәдә - 2 объект.
Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада күп фатирлы инвестицион торак программасын, шул исәптән индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Республика буенча 9 мең 826 йорттан 8 мең 227 объект гамәлгә кертелгән инде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 32 социаль программа алып бара, диде ведомство башлыгы. Торак төзелә һәм капиталь ремонт ясала, шул исәптән социаль категорияләрдәге гражданнар өчен, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәни объектлар. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 елның 11 сентябренә Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәме объектларын модернизацияләү, участок ветеринария пунктларын, районнарда универсаль спорт мәйданчыкларын, участок полиция вәкаләтле вәкилләре өчен хезмәт торагы төзү программалары тулысынча тәмамланган.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзү программасы буенча Татарстан Республикасында 11 сентябрьгә 73 объекттан 51 объект тулысынча төзелеп беткән (22 объектта эшләр дәвам итә). Капиталь ремонт һәм реконструкция планлаштырылган 14 объектның 2сендә эшләр дәвам итә. Моннан тыш, барлык 38 объектта капиталь ремонт тәмамланган.
Рөстәм Миңнехановка Казанда балалар бакчалары төзү турында төгәлрәк җиткерделәр.
Аннары Ирек Фәйзуллин Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап бирде, «Авыл клублары» программасы буенча 38 объектта эшләр тәмамланган. Дүрт объектта эшләр дәвам итә (Балык Бистәсе, Алабуга, Әтнә һәм Лениногорск районнарында).
Казандагы «Полимер» МСна капиталь ремонт эшләре дә төгәлләнгән.
Социаль объектларга капиталь ремонт буенча 10 сентябрьгә республиканың алты программасы буенча капиталь ремонт эшләре беткән. Барлыгы 2,1 млрд. сумга 119 гомуми белем мәктәбенә, 210 млн. сумга 7 коррекцион мәктәпкә һәм 156 млн. сумга 10 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә; 76 млн. сумга 14 балаларны савыктыру лагерена; 681,38 млн. сумга 9 колледжга; 100 млн. сумга 26 авыл клубына; 100 млн. сумга 28 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясалган.
Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт 999 объектта да төгәлләнгән. Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе кисәтүләрен төзәтү бара; 507 йортны Дәүләт торак инспекциясе кабул иткән инде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры төп бурычларның берсе дип җылылык сезонына әзерләнүне атады. 99,9% социаль-мәдәни объект әзер инде, коммуналь инфраструктура объектлары уртача - 98,3%. Барлык күп фатирлы торак фонды 36 муниципаль районда әзер. 9 районда тулысынча әзер түгел (Әлки, Питрәч, Биектау, Алабуга, Лениногорск, Зеленодольск һәм Бөгелмә районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре).
Киңәшмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин чыгыш ясады.
Киңәшмә азагында ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директоры- дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин Рөстәм Миңнехановка 502 млн. сумлык ике түләү поручениесе тапшырды – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыруга. Константин Цицин билгеләп үткәнчә, 2014 елда Татарстан бу программа кысаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директорына рәхмәт белдерде һәм Татарстан алган йөкләмәләрне үтәр дип вәгъдә итте.