Казанның күпфатирлы йортлар һәм социаль учрежденияләре җылыту периодына әзер

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Казанда ягу сезонына әзерлек эшләре тәмамланды. Бу хакта мэриядә брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, узган ел казанлылар фатирларына 24 сентябрьдә җылык бирелде. Быел көзнең беренче ае җылы булырга охшаган. Шуңа күрә ягу сезоны берникадәр соңрак башланачак. Ягу сезонын урамда температура биш көн рәттән 8 градустан түбән булган очракта башларга тәкъдим ителә. Шулай да, 15 сентябрьдә ягу сезонын башлау өчен барысы да әзер булырга тиеш. Казанда ягу сезонына Башкарма комитет махсус карар чыгаргач старт бирелә.
Гомумән, И.Гыйниятуллин белдергәнчә, шәһәр буенча күп фатирлы йортлар һәм социаль учреждениеләр ягу сезонына әзер. Җылылык җибәрү чорында барлык идарәче компанияләрдә, район хакимиятләрендә, ТКХ комитетларында, торак инспекциясендә кайнар линия эшләячәк.
Гомумән алганда, Казанда үзәк ягу системасында - 5140 күп фатирлы йорт һәм 790 социаль өлкә объекты. Бүген алар барысы да җылылык җибәрүгә әзер.
И.Гыйниятуллин билгеләп узганча, көзге чорга әзерлек график буенча барган. "Казэнерго" ААҖ ягу сезонына 129 котельняны әзерләгән, 7,6 км җылылык челтәрен яңарткан. «Генерирующая компания» ААҖ филиалы Казан җылылык челтәрләре тарафыннан 46 км дан артык магистраль һәм билгеләү җылылык челтәрләре капиталь ремонтланган һәм реконструкцияләнгән.
Шулай ук ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм «Генерирующая компания» ААҖ нең 3 район котельнясы, «ТГК-16» ААҖ ТЭЦ-3 кышкы чорга әзер. Алар салкын көннәр башлану белән эшли башлаячак.
Әгәр һава торышы кинәт үзгәрсә, социаль өлкә учреждениеләре - балалар бакчалары, интернатлар, хастаханәләр, бала тудыру йортлары җылылыкны вакытыннан алдан җибәрүне сорап заявка бирә ала.
«Казэнерго» ААҖ Дәрвишләр бистәсендә туберкулез диспансерына һәм психоневрология интернатына җылылык җибәрде.
Ягу сезонына әзерлек кысаларында шәһәр һәм республика бюджетыннан еллар дәвамында хәл ителмәгән проблемаларның чишелешен табу өчен максатчан бюджет акчасы бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, Короленко урамы буенча өч йортка илтүче муниципаль җылыту трассаларын ремонтлауга 300 мең сум бүлеп бирелгән.
Казанда җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы өчен проблемалы ведомство котельняларыннан баш тарту процессы дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International