Лениногорск муниципаль районында 2017 елгы капиталь ремонт

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елгы капиталь ремонт программасында Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча 21 күпфатирлы торак йортны төзекләндерү планлаштырылган иде. Капиталь ремонт буенча 10 йортта җылы белән тәэмин итү системасын, 15 йортта салкын су белән тәэмин итү системасын, 6 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын, 18 йортта су бүлү системасын, 15 йортта электр белән тәэмин итү системасын алмаштыру, 10 йортта түбә төзекләндерү, 17 йортта фасад яңарту, 21 йортта подъездларны ремонтлау һәм 6 йортта подвал бүлмәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды. Барлык эшләр дә төгәлләнде, ЭТИС буенча сатып алуларны чагыштыру актлары, капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң милекчеләрнең җыелышларының эшләрне кабул итеп алу турындагы беркетмәләре тапшырылды. Капиталь ремонты тәмамланган күпфатирлы йортларны эксплуатациягә тапшыру актлары имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International