2017 елгы капиталь ремонт

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Ютазы районының Урыссу ш.т.п. буенча 2017 елгы капиталь ремонт программасында 14 күпфатирлы торак йортта төзекләндерү эшләре планлаштырылган иде. Программа кысаларында 2 йортта салкын су белән тәэмин итү, 2 йортта су бүлү, 2 йортта электр белән тәэмин итү системаларын алмаштыру, 14 йортта түбә ремонтлау эшләре башкарылды. Барлык эшләр дә төгәлләнде, ЭТИС буенча сатып алуларны чагыштыру актлары, капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң милекчеләрнең җыелышларының эшләрне кабул итеп алу турындагы беркетмәләре тапшырылды. Капиталь ремонт төгәлләнү уңаеннан күпфатирлы торак йортларны файдалануга тапшыру актлары имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International