Бүген ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы белән очрашуга Италиядән делегация килде. Алар арасында зур компанияләр һәм ведомстволар вәкилләре килде.
Италия кунакларын министр урынбасары Алмаз Ахметшин сәламләде. Ул Татарстан шәһәрләре икътисады, “ТАНЕКО” кебек зур проектлар турында сөйләде. Моннан тыш ул министрлык эшлеклеге белән, төзелеш һәм торак программалары белән таныштырды. Киләчәктә тапшырылачак торак күләме, Татарстанда “Сәламәтлек объектларын яңарту”, “Бәләкәч” программалары ничек чынга ашырылу турында да әйтеп узды.
Cimolai S.p.A компаниясенең коммерция директоры Боттекья Кармело очрашу катнашучыларына компаниянең төрле илләрдә барлыкка китерелгән проектларын презентациядә күрсәтте. Искиткеч, башка бер кая да булмаган уникаль объектлар бик кыска вакыт эчендә төзелгән.
Юл төзелеше, тимер юл һәм җәяү йөрүчеләр өчен күперләр, стадионнар, спорт сарайлары, сәнәгать объектлары, аэропортлар, бизнес-центрлар, ял итү үзәкләре – болар барысы да стандартча булмаган проектлар буенча эшләнгән.
Швейцария-Россия/СНГ Уртак Сәүдү Палатасы вәкилләре Татарстанны бүгенге очрашуда катнашучы илләр арасында икътисади мөнәсәбәтләрне арттыруга караган зур төзелеш проектларын барлыкка китерү өчен перспектив мәйданчык итек табуларын белдерделәр.