«Салават Күперендә» бәхетле яшәүчеләр арасына тагын 102 гаилә кушылды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Рәсәй президенты Владимир Путин гражданнар өчен торак мөмкинлеген арттыру кирәклеге турында күп тапкырлар әйткән иде. Һәм иң беренче чиратта — балалы яшь гаиләләр өчен. Казан «Салават Күпере» микрорайонында 18 катлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Аның яңа яшәүчеләре 102 гаилә булды, шул исәптән, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен социаль ипотека программасы буенча өч бүлмәле фатир алган Мухаметзяновлар гаиләсе. Социаль ипотеканы гамәлгә ашыру республикада 2005 елда башланды. Бу уникаль программа, ул гаиләләрне яңа торакларда чиста бизәүле фатирлар белән тәэмин итә. Торак бүлмәләр түләүләрне рассрочкага түләү белән бирелә, милекне рәсмиләштерү акчаларны тулы итеп түләүдән соң мөмкин була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International