Министр урынбасары Илшат Гимаев «Саосян-Волга» Кытай-Россия индустриаль паркы генераль директоры Чжу Хунчао башлыгында Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясе бизнес-делегациясен кабул итте. Очрашу Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм Хунань провинциасе арасында икътисадый хезмәттәшлек үстерү максатларында узды. 2017 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары турында фильмны тәкъдир итү барышында министр урынбасары төзелеш комплексы ирешкән уңышлары турында сөйләде. Кытай ягы, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, торак төзелеше, гражданнар авиациясе, шулай ук энергетика һәм транспорт тармакларында хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдереп, Татарстан Республикасы территориясендә төрле перспектив проектларны тормышка ашыруда кызыксынуын күрсәтте