Республика 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Мень төзекләндерү программасын тормышка ашыру буенча төбәк-лидерне атады. Татарстан Республикасы 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды, - дип белдерде чәршәмбе көнне журналистларга РБК конференциясендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень. Гомумән ил буенча караганда, республикада күпкә иртәрәк шәһәр мохитен үстерү проблемалары белән шөгыльләнә башладылар, дип билгеләп үтте министр."Татарстан республикасында бик яхшы эшләделәр һәм шуны әйтәсем килә, алар үзләрендә шәһәр үстерү проблемалары белән күпкә элегрәк шөгыльләнә башладылар. Шуңа күрә бу процесска кешеләрне җәлеп итү принципларын без (Төзелеш министрлыгы) нәкъ менә Татарстан республикасында, шулай ук Башкортстанда һәм Мәскәү өлкәсенең күп кенә шәһәрләрендә алдык", — диде Мень. Элегрәк Мень хәбәр иткәнчә, Рәсәйнең кече шәһәрләрен һәм тарихи җирлекләрен төзекләндерү өчен федераль бюджеттан 5 миллиард сум акча бирелгән грантлар алу конкурста катнашу өчен гаризалар 2018 ел апреленә кадәр килергә тиеш алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International