Татарстан Республикасында 2018 елда 10 яңа мәктәп төзеләчәк

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елда республикада 6,4 миллиард сумга 10 яңа мәктәп төзелеше планлаштырылган. Бу хакта министры урынбасары Илшат Гимаев ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырган танышу пресс-тур кысаларында сөйләде. «Яңа мәктәпләр төзелешенә федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп 6,42 млрд. сум биреләчәк. Узган елда 5047 кеше сыйдырышлы 6 белем бирү учреждениеләре төзелеше тәмамланган. Эшләрнең бәясе 4,34 млрд сум тәшкил иткән», — диде Илшат Гыймаев.Пресс-тур вакытында телеканаллар хәбәрчеләре, операторлар һәм язучы журналистлар «Светлая Долина» торак комплексында урнашкан 800 урынга исәпләнгән мәктәп төзү эшләренең барышы белән таныша алганнар. «Алтын Групп» подрядчы оешмасы генераль директоры Динар Батрутдинов объект буенча экскурсия үткәрде. Яңа мәктәптә 270 урынга актлар залы, 400 кешегә исәпләнгән ашханә, һәм заманча медицина үзәге урнашачак. Ишегалдында урнашкан футбол һәм волейбол басулары, шулай ук теннис корты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International