Татарстанда 18 авыл клублары төзелә башлады. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйхуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, быел мондый объект барлыгы 28 планлаштырыла. Хәзер өчесе төзелешенә әзерлек бара – Әгерҗе, Азнакай, Балтач районнарында. Кукмара районында хәзерге вакытта төзүчеләр кровляны эшлиләр, дип искәртте Фәйзуллин. 10 объектта нигезне ясыйлар, тагын дүртесендә диварлар төзиләр, дип өстәде ул.