Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен, республикада 382,4 мең кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшырасы бар
2011 елның 2 декабре, җомга
Узган 11 ай йомгаклары буенча, Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 84 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 7 мең 600 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. 27 муниципаль район еллык планны тулы күләмдә башкарып чыккан. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә әлеге районнар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
“Ел азагына кадәр калган кыска вакыт эчендә планны үтәү өчен 382,4 мең кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшырырга кирәк”, - ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Шуның 120,2 мең кв. метры социаль ипотека программасы, 171 мең кв. метрдан артыграгы күпфатирлы инвестицияле торак төзелеше өлешенә, 90,7 мең кв. метры азкатлы торак төзелешенә туры килә.
Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин үз чыгышында искәртеп узганча, ТР Торак инспекциясе, Дәүләт торак фонды мәгълүматларына караганда, Биектау, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәренең йортларны файдалануга тапшыру буенча октябрьдәге план йөкләмәләрен декабрьгә күчерергә туры килгән. “Югыйсә, октябрь башында ук әлеге муниципалитетлар башлыклары октябрь йөкләмәсен 1 ноябрьгә үтәп чыгу буенча кисәтелгән иде”, -ди Илдар Сибгатуллин.
Президент Рөстәм Миңнеханов план йөкләмәләрен үтәмәгән район башлыкларын тагын бер кат кисәтте: “Бу мәсьәләдә элек әйткән сүзләр үз көчендә кала. Бары Түбән Камага гына чыгарылма ясалды. Анда төзүчеләрне минем күрсәтмә белән “ТАНЕКО” төзелешенә күчерергә туры килде. Моның җитди сәбәбе бар иде: нефть эшкәртү заводындагы эшләрне кышка кадәр тәмамлау кирәк иде. Алай да әле районда график бер ай –ай ярымга гына кичектерелде. Түбән Камада торак буенча җитди проблема да юк. Калган муниципалитетлардан бернинди аңлатмалар да кабул ителми. Барлык муниципалитетлар белән планны үтәү буенча килешү имзаланды. Кыенлыклар туса, сез Хөкүмәт рәисенә килеп аңлатырга тиеш идегез. Бу фатирлар бит үзегезнең территориядә яшәүче кешеләр өчен. Алар торакларны көтә, өметләнә. Декабрьдә барлык ресурсларны, көчләрне туплагыз”, -дип муниципаль берәмлекләр башлыкларын кисәтте Президент.
Социаль ипотека буенча быел өлгертелергә тиешле 172 йортның бүгенгә 8386 фатирга исәпләнгән 150 йорты файдалануга тапшырылган. Ноябрь аенда Азнакай, Нурлат һәм Яшел Үзәндә берәр торак йорт сафка бастырылган. Министр Ирек Фәйзуллин кайбер объектларда төзелештә кыенлыклар булуын җиткерде. Мәсәлән, Казанда “Татстрой”ның бер объектында подрядчы алмаштырылган, хәзер анда “Акташ” фирмасы эшли башлаган. Биредә һәм “Солнечный город”тагы ике проблемалы йортта эшләрне ел азагына кадәр тәмамларга кирәклеге кисәтелде. “Техник яктан эшләрне яхшы оештырганда, бу йортларны декабрь ахырына кадәр өлгертергә була. Әлеге объектлар буенча көн саен планерка уздырыла”, -ди Ирек Фәйзуллин.
Президент Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрнең инде 2012 елгы программа буенча эшли башларга тиешлеген искәртеп, киләсе ел программасында каралган объектлар исемлеген якын арада килештереп бетерү бурычын куйды.
“Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча план арттырып үтәлде
2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашучылар саны буенча Татарстан алдына куелган бурычка ирешелде: 5 нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, план буенча 405 000 булганда республикада яшәүче 421 764 кеше үз фикерен белдерде.
Татарстанның 46 күпфатирлы йортында капиталь ремонт тәмамланган
Агымдагы елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстанда төзелеш материаллары белән сату күләме агымдагы елның 1 кварталында 3 млрд сумга якын тәшкил итте
Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышында төзелештә бәя кую мәсьәләләре каралды.
4
июнь, 2026 ел
Мамадыш районының Кызылтау авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясау дәвам итә
Мамадыш районының Кызылтау авылында 2025 елда башланган 1993 елда төзелгән ике катлы мәдәният йортына капиталь ремонт дәвам итә. Объект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз