2018 елның 12 һәм 13 апрель көннәрендә «ТКХ Контроль» Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольлек милли үзәге» КП Казан шәһәрендә Идел Буе федераль округында «Иҗтимагый контроль һәм торак агарту –торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү юлы» темасына регионара төбәк үзәкләре киңәшмәсен үткәрергә планлаштыра. Киңәшмә программасында әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу каралган: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законнарны куллану практикасы, Татарстан Республикасы территориясендә капиталь ремонт төбәк программасын гамәлгә ашыру, җәмәгатьчелекнең һәм милекчеләрнең әлеге проблемаларны хәл итүдә катнашуы механизмнары, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өчен кадрлар әзерләү темасы. Киңәшмә кысаларында Казан шәһәре гомуми белем оешмалары укучылары өчен торак-коммуналь хуҗалык тематикасы буенча һөнәри юнәлеш бирүче дәресен һәм «ЖЭКА: Чиста шәһәр» уенында дөнья чемпионатын үткәрү күздә тотыла.