Спорт мәйданчыклары һәм модуль-блок чаңгы базалары төзелеше буенча киңәшмә узды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 ел 28 июнь көнне ТР Баш Инвестицион-төзү Идарәсендә универсаль спорт мәйданчыкларын һәм модуль-блок чаңгы базалары төзелеше буенча киңәшмә узды. Очрашу барышында проект-смета документларын эшләү, бирү сораулары буенча фикер алышылды, шулай ук төзелеш-монтаж эшләре барышы турында хәбәр ителде. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР спорт Министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты. Исегезгә төшерәбез, план буенча 2018 елда республикада 97 универсаль спорт мәйданчыклары һәм 16 – модуль-блок чаңгы базалары төзелеше планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International