Әлмәттә иң яхшы ташчыны билгеләделәр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе дәвам ителә, иң яхшы исеменә ташчылар көч сынашты. Конкурста «Арслан», «Домкор», «Промо» компанияләренең командалары катнаштылар. Моннан тыш, беренче тапкыр конкурста политехник техникумы студентлары катнашты, алар World Skills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатында ярыштылар. Эшне махсус комиссия бәяләде. Төп критерийлар булып тора ташны салу дөреслеге һәм эш тизлеге. Эшне башкаруга командаларга 1 сәгать бирелгән иде. Бәя биргәндә исәпкә алына җәй калынлыгы һәм тигезлеге, кулланылган раствор саны һәм эш чисталыгы. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата бүләк алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International