Зәй районында яңа авыл клубын ачтылар

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Зәй районында Карманово авылында, авыл клубларын төзү программасын тормышка ашыру кысаларында, яңа объект ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рәзиф Кәримов халыкка яңа социаль объектның очрашулар, ял итү, аралашу, яшьләр һәм балаларның, шулай ук өлкән буын вәкилләренең кызыксынулары буенча дәресләр урыны булуын теләде. Авыл халкы республика һәм район җитәкчелегенә авылда талантлар һәм иҗади эшчәнлек үсеше өчен тиешле шартлар булдыру рәхмәтләрен белдерде.

Белешмә: программаны тормышка ашыру 2012 елдан алып, 2017 елга кадәр Татарстан Республикасында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган 257 авыл клубы,республика бюджетыннан гомуми финанслау күләме 2 617,96 млн. сумга 41 584 урыннар булдырылды. Быел 28 авыл клублары төзелешепланлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International