Түбән Камада чираттагы яшүсмерләр клубы ремонтланды. «Гренада» эчендә, тәрәзә, ишек һәм җиһазны алыштырдылар. Бу 35 ел эчендә беренче шундый ремонт. Клубны республика программасы буенча тәртипкә китергәннәр. Барлыгы 2018 елда Түбән Камада дүрт шундый учреждение яңартылды. Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы 2015 елдан башлап гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 300 млн. сумга 86 объект ремонтланган. Быел 100 млн. сумга 28 объект ремонты планлаштырылган.