Пресс-тур: авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм капиталь ремонт буенча программаларны гамәлгә ашыру

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Пресс-тур вакытында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Югары Бирәзә авылында 100 башка сыер абзарын капиталь ремонтлау эшләрен башкару белән таныштылар, шулай ук Арча районы Смак-Корса авылында быел ремонтланган ябык ындыр табагын карадылар. 2016 елдан башлап машина-трактор парклары ремонт буенча программа эшли башлады. Барлыгы 4 ел эчендә әлеге программалар кысаларында 1171 сыер абзары, 91 яшелчә-бәрәңге саклагыч, 118 машина-трактор парклары ремонтланган һәм 539 силос-сенаж чокырлары төзелгән. 2017 елда 2016 ел бюджет акчаларын янга калдыру хисабына өстәмә рәвештә 15 машина-трактор парклары һәм 30 сыер абзары ремонтланган. 2018 елда 232 сыер абзары, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә-бәрәңге саклагыч капиталь ремонты һәм 123 силос-сенаж чокыры төзелеше планлаштырылган. Моннан тыш, 2018 елда ындыр табагы хуҗалыклары капиталь ремонты программасы башлана. Республика программасы кысаларында 373,2 млн.сумга 128 ындыр табагы хуҗалыкларын ремонтлау планлаштырыла.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International