Мамадыш районында КФЙ капиталь ремонтлау бара

2018 елның 29 июле, якшәмбе
Хәзерге вакытта республика программасы кысаларында «Мамадыш» совхозы бистәсендә 14 йортта капиталь ремонтлау эшләре бара. Бу эшләргә 22 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага биш йортта түбәләрне алмаштыралар, өч йортта керамогранит плиткасы белән бизәү ясыячаклар, һәм подъездларны ремонтлыячаклар. Барлык эшләр август ахырына тәмамланачак. Белешмә: быел КФЙ капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. м. 995 күп фатирлы йортларны ремонтлау планлаштырыла, 2017 елда гомуми мәйданы 6,2 млн. кв. м 982 күп фатирлы йорт ремонтланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International