Яр Чаллыда мәгариф объектлары буенча республика программасы кысаларында 9 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Бу объектларга республика бюджетыннан 230,8 млн сум, шәһәр бюджетыннан 42 миллион сум бүлеп бирелгән. «Тополёк» балалар бакчасында түбәсен алыштырдылар, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын төзекләндерү, бәдрәфләре ремонтлау, ишек-тәрәзәләр алмаштыру, беренче катларында җылы идән урнаштыру үткәргәннәр. Балаларга уңайлы шартлар булдыру өчен, диварларны ачык төсләргә буяганнар. Аларның дизайннарын Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары эшләделәр. Капиталь ремонт, шулай ук, түбәндәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бара: «Аленький цветочек», «Росинка», «Малыш», «Снежинка», «Алан», «Антошка», «Буратино» һәм «Теремок». Ачылу якын арада планлаштырыла.