2018 елда үз эченә сыер абзарлары, машина-трактор парклары, ындыр табаклары капиталь ремонтын һәм силос-сенаж чокырлары төзелешен керткән республика программасына алты аграр оешмалары кушылды. Әлеге программа кысаларында «АгроМир» җәмгыятенә сусыл азык өчен базасын төзү белән беррәттән 200 баш терлеккә сыер абзарын, машина-трактор паркын, ындыр табагын төзекләндерү булачак. Соңгысында, сүз уңаенда, капиталь ремонт эшләре тәмамланып тора.