8 август көнне Южно-Сахалинск шәһәрендә «Яшь профессионаллар» VI илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia) финалы узачак. Анда 140 кешедән торган Татарстан делегациясенә бөгелмәлеләр дә керде. Бөгелмә вәкилләре– эксперт Надежда Петрова һәм аның протеже Алинә Мукминова, төзелеш-техник көллияте икенче курс студенты, «Биналарны һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү», белгечлеге буенча укучы, – алар үзләрен «Буяу һәм бизәү эшләре» номинациясендә күрсәтерләр. Биремнәр үтәүгә 22 сәгать бирелә. Бу вакыт эчендә дөнья стандартларына туры обойларны ябыштырырга кирәк. Икенче этапта иске ишекне төзекләндерергә кирәк –штукатурларга, шомартырга, грунтларга һәм буярга. Өченче адым – үрнәге буенча бизәү катлам сайларга, агач, металл яки таш фактурасын кабатларга. Киләсе бурыч– рәсемнән фреска ясарга. Бишенчедә – катнашучылар үз фантазияне күрсәтәләр, ирекле стилендә эшләрне тапшыралар. Быел Алинәдә сакура чәчәкләре белән япон тема булачак. Киләсе бирем – үрнәктәге төс гаммасы нигезендә панель буярга.