Бүген ТР Төзелеш министрлыгында “Россиянең иң төзек шәһәре (авылы)” бөтенроссия бәйгесенең беренче этапы узды. Конкурс комиссиясе утырышын министрның урынбасары Юрий Аляшев алып барды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылны билгеләү өчен уздырыла әлеге конкурс, - дип аңлатты ул.
Конкурсның беренче этапын узган катнашучыларның материаллары Бөтенроссия конкурсына җибәреләчәк.
Бүгенге бәйгедә урыннар болай булып билгеләнде:
- икенче категория – халкы 100 меңнән артыграк булган шәһәрләр арасында 1 урын Яр Чаллы ш., 2 урын Түбән Кама ш. , 3 урын Әлмәт ш.;
- өченче категория – халкы 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр арасында 1 урын – Мамадыш ш., 2 урын – Минзәлә ш., Азнакай ш., 3 урын Зәй ш., Бөгелмә ш., Алабуга ш.;
- дүртенче категория – халкы 5 меңнән артыграк булган авыл җирләре арасында 1 урын – Актаныш авылы, 2 урын Сарман авыла, 3 урын Сарман районы Җәлил шәһәр типындагы поселогы;
- алтынчы категория – халкы 3 меңгә кадәр булган авыл җирлекләре арасында 1 урын – Актаныш муниципаль районының Иске Байсар авылы, 2 урын – Ютазы муниципаль районының Кече Уруссу авылы, Яңа Шешмә муниципаль районының Акбүре авылы, 3 урын – Зәй муниципаль районының Якты күл авылы, Түбән Кама муниципаль районының Шереметьевка авылы.