Алабугада 22 күпфатирлы йортны ремонтлыйлар

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 2008 елдан гамәлгә ашырыла. Быел Алабугада барлыгы капиталь ремонт программасы буенча 22 йорт ремонтланачак. Аларның 17дә эшләр башланды инде. Бу йортларда алгы якларны яңартачаклар һәм җылытачаклар, җылыту, су чыгару системаларын алмаштырачаклар, подъезд ремонтын уздырачаклар. 2017 елда Алабугада 31 йорт ремонтланда. Белешмә: Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча быел 224 меңнән артык гражданнарның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. м. 995 күп фатирлы йорт. Финанслау күләме 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International