Чаллы төзүчесен РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры бүләкләде

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Домкор Строй» бетончысы Анатолий Александрович Аксаков РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Ул - Татарстаннан РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  министры Владимир Якушев кулыннан әлеге мәртәбәле бүләкне алучы бердәнбер вәкил.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, илнең бары биш төзүчесенә генә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Анатолий Аксаковка 63 яшь, ул 32 ел гомерен төзелеш өлкәсенә багышлый. Хезмәттәшләре белән Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә торак йортлар төзи. Анатолий Аксаков ел саен һөнәри осталык бәйгесендә җиңеп килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International