Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Анда ул Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Яклар республикада төзелеш, күп фатирлы йортларны капиталь ремонталу, уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәләрендә федераль финанслау катнашындагы программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште.
Шул исәптән республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да гамәлгә ашырыла - Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру рейтингында беренче урында.