Әлки районында Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы төзелеп бетте. Инде клуб алдында бакча тотыла, аның әйләнә тирәсе төзекләндерелә. Тамашачылар өчен урындыклар, шулай ук сәхнә киемнәре – пәрдәләр, кашагалар да кайтарылган. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда 267,799 млн. сумга 28 мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше каралган.