Илшат Гимаев: социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектлары – гражданнарның торак мохиты табигый һәм мәҗбүри өлеше

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Агымдагы елда 281 млн. сум сумлык 28 мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше планлаштырыла.Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «2012 елдан башлап, муниципаль берәмлекләрдә югары тормыш сыйфаты булдыру, мәдәни кыйммәтләргә мөмкинлеге, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеклеге һәм халыкның иҗади формалашуы максатларында күп функцияле мәдәният үзәкләре төзелеше Программасы гамәлгә ашырыла. Барлыгы 2012 елдан 2017 елга кадәр чорында республика бюджеты хисабына: 2 млрд 624 млн сум –257 авыл клублары төзелде, – диде Илшат Гыймаев. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә эшләр 4 объектта тәмамланган: Зәй, Мамадыш, Кайбыч, Чүпрәле муниципаль берәмлекләрдә, 24 объектта төзелеш дәвам ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International