Чистай поликлиникасында тулы ремонт бара

2018 елның 17 августы, җомга

Галактионов урамында үзәк район хастаханәсе поликлиникасындада бинаның капиталь ремонты бара. Яңартуны гамәлгә ашыру республика «Амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын капиталь ремонтлау» программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Барысы да яңартылачак диярлек: түбәдән башлап, керү төркемнәренә кадәр. Барлыкка киләчәк: лифт, иркен якты холлар, уңайлы кабинетлар, заманча җиһазлар, пандуслар, логистика үзгәрәчәк, пациентларга кабинетлар арасында җиңелрәк йөрергә булачак. Моның өчен төзүчеләр бинада перепланировка ясадылар. Бүгенге көндә түбә, тәрәзәләр, барлык инженерлык коммуникацияләре алмаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International