«Регионнар - тотрыклы үсеш» конкурсы РФ төбәкләре инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү өчен һәм инвестицион проектларны финанслау буенча яңа механизмнарын булдыру сәбәбендә РФ Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү тәртибендә 2011 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2018 елның 1 сентябреннән 30 октябрь көненә кадәр ташламалы кредит алырга хокукына ия инвестпроектлар гаризаларын сайлап алу көзге этабы үткәрелә. Конкурсны оештыручылар – «Рәсәй Саклык банкы» ҖАҖ , «ВТБ Банкы» ҖАҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ.Конкурс, документлар кабул итү, катнашучыларга методик тәкъдимнәр турында мәгълүматны www.infra-konkurs.ru рәсми сайтында, 8-800-775-10-73 телефоны буенча, infro@infra-konkurs.ru электрон почта аша белергә мөмкин.