Кост Хетагуров исеменгәде Дәүләт драма театрына ярашу турында бәяләмә бирелде

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Бүген Көньяк Осетия Республикасы экологик, технологик һәм төзелеш күзәтчелеге Комитеты Көньяк Осетия Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгына  «К. Л. Хетагуров исеменәге Дәүләт драма театры» объекты буенча техник регламентлар һәм проект документлар таләпләренә ярашу турында бәяләмә бирелде. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның ноябрендә Татарстан республикасыннан белгечләр–төзүчеләр төрле чорларда башланган, ләкин төгәлләнмәгән 2014 елгы Көньяк Осетия Республикасының социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итү Инвестицион программасының 16 объектларын төзелешен тәмамлау өчен Көньяк Осетия Республикасына чакырылган иде. Шулай ук бу объектлар буенча актуаль проект-смета документларын эшләргә, дәүләт экспертизасы бәяләмәсен алырга, башкару-техник документларын ясарга һәм барлык объектларны файдалануга тапшырырга кирәк иде. К. Л. Хетагуров исеменәге Дәүләт драма театрын, сугыш вакытында җимерелгән иске театрны сүтеп, яңадан төзергә кирәк иде. Дәүләт драма театрының дүрт катлы бинасы ике төп функциональ төркемнән тора - тамашачылар һәм сәхнә өлешләреннән. Тамашачылар залы сыйдырышлыгы - 500 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International