Министрлыкта бүген “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында хезмәт саклауны иң яхшы оештыру” конкурсына нәтиҗәләр чыгардылар

2012 елның 19 марты, дүшәмбе

 Торак-коммуналь комплекс предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәт саклауны һәм хезмәт шартларын яхшырту эшләрен активлаштыру, эш бирүчеләр һәм профсоюз комитетлары игътибарын хезмәт саклау законнарына җәлеп итү, ведомстволар һәм җәмәгатьчелекнең хезмәт саклауны контрольдә тоту нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәт вакытында имгәнү, һөнәри һәм гомум авыруларны киметү максатыннан, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тереклекне тәэмин итү өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзы һәм “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләре Союзы” Региональ тармак берләшмәсе белән берлектә ел саен “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында хезмәт саклауны иң яхшы оештыру” дип исемләнгән смотр-конкурс уздыра. 

Нигезләмәгә туры китереп, Конкурс тармакка караган предприятиеләрнең 4 төркеме буенча уздырыла:

I төркем – коммуналь энергетика, су үткәрү-канализация, эксплуатацияләү буенча, мунча-кер юу хуҗалыгы предприятиеләре.

II төркем – шәһәр һәм поселениеләрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту, юл-күпер хуҗалыгын төзәтү һәм эксплуатацияләү, төзү-төзәтү эшләре, чүп эшкәртү һәм каты көнкүреш калдыкларын күмү предприятиеләре.

III  төркем – торак хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары, техник инвентарьлаштыру бюролары, лифтларны  төзәтү, эксплуатацияләү һәм монтажлау, ритуаль хезмәт күрсәтү предприятиеләре, идарә компанияләре.

IV төркем –  күптармаклы җитештерүче предприятиеләр һәм республиканың авыл җирлеге торак-коммуналь хуҗалык оешмалары.

Смотр-конкурс җиңүчеләре итеп хезмәтне саклауны яхшырту, хезмәт вакытында имгәнүләрне киметүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары билгеләнә.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы булып үтте, аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Кәримов Р.К. уздырды. Конкурска 2011 ел нәтиҗәләре буенча тармакка караган 49 предприятие һәм оешмалардан материаллар тәкъдим ителгән иде.

Тәкъдим ителгән материаллар белән танышып, конкурсны уздыру шартларына нигезләнеп, комиссия урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

1 категория буенча:

беренче урын -  «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, Казан шәһ.;

икенче урын – «Казэнерго» җитештерү берләшмәсе муниципаль унитар предприятиесе, «Челныводоканал» ЯАҖ;

өченче урын – «Бугульма – Водоканал» ҖЧҖ, «Зеленодольск-Водоканал» предприятие - «Водоканалсервис» ААҖ филиалы.

 

2 категория буенча:

беренче урын –«Горводзеленхоз» Тресты муниципаль унитар предприятиесе, Казан шәһ.;

икенче урын – «Челныкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе;

өченче урын «Благоустройство и озеленение» ҖЧҖ,  Лениногорск шәһ.

3 категория буенча:

беренче урын – «Жилищно-эксплуатационный участок №10» ҖЧҖ, Әлмәт шәһ.;

икенче урын – «Идарә итү оешмасы «Челныстройремонт» ҖЧҖ, «ПЖКХ – 18» ҖЧҖ, Түбән Кама;

өченче урын – «Лифт – сервис» ҖЧҖ, Әлмәт, № 8 РГУП БТИ районара филиалы, Яр Чаллы шәһ.

 

4 категория буенча:

беренче урын «Алексеевские инженерные сети» ҖЧҖ;

икенче урын – «Муслюмовские инженерные сети» ААҖ;

өченче урын –«Коммунальные сети Черемшанского района» ААҖ.

Түбәндәгеләрнең актив катнашуын билгеләп үттеләр:  Альметьевск-Водоканал” ААҖ, “Комсервис-Теплоэнергетик” ҖЧҖ, Кама Аланы, “Водопроводно-канализационное и энергетическое хозяйство” ААҖ, Түбән Кама шәһ., “Водоканал” ҖЧҖ,  Лениногорск шәһ., ОАО РПО «Таткоммунэнерго» Республика җитештерү берләшмәсе ААҖ, «Чистопольское ПТС» ААҖ, «Нурлатские тепловые сети» ААҖ, Джалильское предприятие тепловых сетей - «Водоканалсервис» ААҖ филиалы, «Экосервис» ААҖ, Әлмәт шәһ., «Республиканский инженерно-технический центр» ААҖ, «Сабинское МПП ЖКХ» ААҖ, «Промочистка» ҖЧҖ, Норлат шәһ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International