Татарстан нефть-газ химиясе форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында «Төзелеш тармагында Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин булды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары, Россиянең эре нефть компанияләре: «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» КТ, дәүләт заказчылары һәм проектчылары, төзелеш комплексы оешмалары, профильле югары уку йортлары вәкилләре, галимнәр төзелеш өлкәсендә нефть-газ-химия комплексы продукциясен эшләү һәм куллану буенча кайбер проектларны карадылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дискуссиясендә шулай ук Рәссәй Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин һәм аның урынбасары Светлана Радионова актив катнаштылар. Ирек Фәйзуллин үз чыгышында яңа материалларны гамәлгә кертү-катлаулы юл, дип билгеләп үтте. Төзелеш базары тулаем консерватив. Шуңа бәйле рәвештә тармак министрлыкларының, төзелеш химиясе продукциясен җитештерүчеләрнең һәм галимнәрнең прогрессив материалларны алга этәрүдә активрак сәясәт үткәрүдә уртак тырышлыгы кирәк.