ТР Хөкүмәте Йортында социаль-мәдәни өлкә объектларны капиталь ремонтлау буенчяа республика программаларының гамәлгә ашырылу барышы турында сөйләштеләр

2018 елның 7 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2018 елга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнары катнашмый). Бу - 5,3 млн. кв. метрлык 995 күп фатирлы йорт. Программа әлеге вакытка 55 процентка башкарылган.  6 сентябрь көненә 980 күп фатирлы йорт буенча электрон аукцион уздырылган. 972 йорт буенча килешүләр имзаланган. 

Алексей Фролов сүзләренчә, Чаллыда подрядчы оешмалар графиктан артта калалар. Киләсе атнага шәһәрдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында күчмә киңәшмә уздыру планлаштырыла. 

Видеоэлемтә аша Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин әлеге проблема барлыгын раслады һәм җылыту сезонына кадәр бөтен эшләр тәмамланачагында ышандырды. 

"Бу эшнең начар оештырылуы турында сөйли. Кыска срокта эшләргә кирәк булса да, ремонтны сыйфатлы эшләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Алексей Фролов мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре барышы турында хәбәр иткәнчә, 6 сентябрь көненә гомуми белем бирү оешмаларында эшләр тулы күләмдә тәмамланган. 94 балалар бакчасыннан 30 ында эшләр дәвам ителә. 64 объектта капиталь ремонт тәмам. Программа 89 процентка башкарылган. Ике атнада динамика - 6 %. 

Республикада шулай ук ресурс үзәкләрдә капиталь ремонт эше бара (колледжларда). Финанслау күләме - 681,38 млн. сум. 11 профессиональ белем бирү оешмасында ремонт планлаштырылды. 6 сентябрь көненә 4 объектта эшләр дәвам ителә. 

Мәдәни объектларда капиталь ремонтны финанслау күләме - 342,975 млн. сум. 6 сентябрь көненә планлаштырылган 42 объектның 17 сендә эшләр дәвам ителә. 25 объектта эшләр тәмам. 

Шулай ук бүген ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларының 34 бинасында капиталь ремонт тәмамланды, 17 социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау объектында, 18 муниципаль архив бинасында, 1 яшьләр үзәгендә эшләр тәмам. 

Поликлиникаларда капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. 2018 елда планга 114 объект кертелде. Эшләр 12 поликлиникада тәмамланган. Программа 58 процентка башкарылган. 

Рөстәм Миңнеханов программаны башкару барышы озак булуына игътибар итте. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин сүзләренчә, объекталарда эчке төзекләндерү эшләре бара, ел ахырына кадәр объектларда эшләр тәмамланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International