Зәйдә капремонт программасы кысаларында ел ахырына кадәр 17 күп фатирлы йортны ремонтлаячаклар, аларның 9ында торакчыларга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирүче җылылык пунктлары урнаштырылачак. 2018 елда Зәй районында озак сроклы капиталь ремонт программасы кысаларында 17 күпфатирлы йортта төзү-монтаж эшләре бара, дип хәбәр иттеләр ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» матбугат хезмәтендә. Ике йорт – Поручиково авылында, калганнары Зәй шәһәрендә. Бүгенге көндә эшләр 80 процент тәшкил итә, ә алты йортта төзү-монтаж эшләре инде тәмамланган. 5 күпфатирлы йортта комплекслы ремонт үткәрелә: подъездларны, түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча йорт эчендәге инженерлык системаларын ремонтлау. ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2018 елга КФЙ капиталь ремонты программасында, Әлки һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, республиканың 43 районы катнаша.