Бүген Яшел Үзән шәһәренең “Идел” социаль төрнәкләндерү үзәгендә “Доступная среда” программасын тормышка ашыру кысаларында семинар булып узды. Әлеге семинарда ТРО ВОИ шәһәр һәм район оешмаларының рәисләре катнашты.
Сөйләшүнең төп темасы булып, инвалидлар һәм хәрәкәтләнүе авыр булган кешеләр өчен инфраструктура төзү торды. Шуны да искә төшерик, Татарстан Тверь һәм Саратов өлкәләре белән беррәттән, инвалидлар һәм халыкның аз мобильле төркемнәре өченбиналар, корылмалар, социаль инфрастуктура объектларында шартлар тудыру проектында катнаша.
“Доступная среда” программасын тормышка ашыру - ул дәүләт белән инвалидлар өчен булган җәмгыять оешмалары арасында булган партнерлыкның әйбәт мисалы, - диде гомумроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев.
“Доступная среда” республика программасы 2011-2015 елларга исәпләнгән, ләкин Татарсан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов бу эшнең 2015 елдан соң да дәвам итәчәген әйтте.
“Әлбәттә, бер яки ике ел эчендә генә унлап еллар чишелмәгән бөтен проблемаларны чишү мөмкин түгел, - ди В.Кудряшов. – Ләкин болар барысы да халык өчен эшләнә, шуңа күрә хәрәкәтләнү авыр булган төрем өчен уңайлы мөһит тудыра башларга кирәк”.
2011 елда бу программа буенча 640 млн. сум реальләшкән инде, ә бу елны тагын да күбрәк сумма планлаштырыла.
“Узган елны без, Казан һәм Татарстан районнарындагы барлык министрлыклар һәм мөһим булган социаль юнәлештәге объектларны колачладык. Хәзерге вакытта торак фондындагы чараларны тормышка ашыруга аерым игътибар ителә. Әлбәттә, “Доступная среда” программасындагы барлык проектларны да башкару өчен чаралар кимендә 10-15 тапкыр күбрәк кирәк. Эш күп, ләкин куркырга кирәкми. Без, федераль һәм республика чаралары кулланыла башлансын өчен, тиз арада исемлек формалаштырырга, механизмын төзергә тиеш, - диде Кудряшов.
Моннан тыш, семинарда инвалидлар һәм хәрәкәтләнүе авыр булган төркемнәрдән активлык таләп ителүе дә берничә тапкыр ассызыкланды. Башкарма коммитеты һәм социаль яклау үзәкләре белән тыгыз элемтәдә торып, алар республиканың башка оешмалары белән дә аралаша алалар.