Республикада торак күләменең бишенче бүлеге кертелде

2012 елның 23 марты, җомга

   Бүген хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция тәртибендә киңәшмә булды. Әлеге  киңәшмәдә торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программасын реальләштерү сораулары каралды. Төп доклад белән ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрының урынбасары Ф.М. Хәнифов чыгыш ясады.

    Ул үзенең чыгышын декаданың ай башында республиканың төзелеш өлкәсендәге оешмаларында куркынычсызлык кагыйдәләрен  һәм хезмәтне яклау таләпләрен үтәүне тикшерүне әйтте. Барлык муниципаль оешмаларда төзелеп килүче объектларны планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Тәртип бозуның төп очраклары: барлык эшчеләр дә индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән, хезмәтне яклау буенча инструктажлар кабат үткәрелмәгән, төзелеп килүче объектларның  территориясе төзелеш чүбе белән тулган һ.б.

   Торак йортларны тапшыру статистикасына күз салыйк. 2012 елның 22 мартына, Татарстан мәгълүматларына караганда, 482,6 мең кв. Метрторак йорт (еллык бурычның 19%) тапшырылган. Шул исәптән, торак йортлар бүленеше программасы буенча тапшырылган: социаль ипотека программасы буенча 118,3 мең кв.метр; күп фатирлы инвестицион торак йорт төзү программасы буенча 192,3 мең кв.метр; индивидуаль йорт төзү программасы буенча 172,0 мең кв. метр.

    Докладта ветераннарга торак йорт төзү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә республикада БВСда  катнашкан 643 ветеран өчен 158 торак йорт  төзелә: ГИСУ титулы буенча303 ветеран өчен 133 йорт , ГЖФ титулы буенча 340 ветеран өчен 25 йорт.

   Докладның алданган “өлешчеләр” турындагы өлешенә аңлатма биргәндә республика Президенты муниципаль оешма җитәкчеләренең игътибарын,  чиктән тыш актуаль булуына юнәлтте. 2012 ел ахырына кадәр 32 объект тапшырырга кирәк.

   Әлеге очрашудагы тагын бер сорау – авария хәлендәге торак йортларда яшәүче кешеләрне күчерү программасы. 2012 елгы программага нигездә республиканың муниципаль оешмаларына караган 77 күп фатирлы йортлар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International