Лениногорск районы йортларына капиталь ремонт ясауга 156 млн сум акча кертәчәклә

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Лениногорск районында 2018 елда 17 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Шөгер, Тимәш, Урман Асты һәм Лениногорскида урнашкан йортларны ремонтлаячаклар, - дип хәбәр итә «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» матбугат хезмәте. "2018 елгы капиталь ремонтның озак сроклы программасын үтәү кысаларында 13 күпфатирлы йортта комплекслы ремонт эшләре алып барыла, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: подъездлар һәм фасадлар, түбәләр ремонтлау, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү һәм су бүлү йорт эчендәге инженерлык системаларын ремонтлау. Район буенча финанслауның гомуми күләме 156 млн. сумнан артык",-дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә төзү-монтаж эшләре 85 процентка башкарылган. Шулай итеп, Лениногорскиның өч йортында, шулай ук Урман Асты бистәсендә эшләр тәмамланган инде. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстан Республикасында 43 муниципаль берәмлектә гомуми мәйданы 5,3 млн кв.метр булган 995 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International