Сентябрь аенда архитекторлар социомәдәни объектлар белән идарә итү өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендә, Татарстанның төрле шәһәрләрендә мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларының архитектура концепциясен эшләячәк. Проектта Түбән Кама шәһәре дә катнаша.
Шушы көннәрдә «МАРШ – 2018» архитектура воркшобының өченче этабы катнашучылары Түбән Каманың «Рубаха» үзәге бинасын карап, аны уңай бәяләде. Проект кысаларында исә «Ровесник» яшүсмерләр клубы һәм Халык иҗаты йорты биналарын яңарту эшләре алып барылачак. Бүгенге көндә Менделеев урамының 2а йортында урнашкан клубны киләчәктә 20нче мәктәп базасына күчерү планлаштырыла. «Аны кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен генә кызыклы булырлык итеп түгел, ә микрорайонның мәдәни үзәге итеп үзгәртергә кирәк», - диде “эшлекле дүшәмбе" дә Айдар Метшин.