Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык сфераларын башкаручы Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев һәм Илдус Насыйров күргәзмә ачылышында катнаштылар, тармак хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар һәм экспозицияне карадылар. Министр урынбасары Илшат Гимаев XX Халыкара Көзге төзелеш форумы һәм «Чиста су. Казан» халыкара күргәзмәсе кысаларында, чараларның мөһимлеген ассызыклады: «Халыкара төзелеш форумы һәм «Чиста су» конгрессы төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, чиктәш тармаклар һәм кулланучылар өчен әһәмиятле, сизелерлек вакыйга булып санала. Ел саен форумда җитди эксперт дәрәҗәсендә актуаль һөнәри проблемалар хакында фикер алышалар, киләчәккә планнар төзелә, алар, барыннан да элек, тиешле тармакка яңа технологияләр һәм инновацион тәҗрибәләрне актив кертү белән бәйле. Мондый алым вакыт таләпләренә тулысынча җавап бирә». Ул шулай ук форумның нәтиҗәле тәҗрибә алмашуга хезмәт итәчәгенә һәм иҗат атмосферасында узачагына ышаныч белдерде.