Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы инициативасы белән «төзелеш тармагында яңа чишелешләр һәм технологияләр» темасына семинар узды. Халыкара төзелеш форумы мәйданчыгында очрашу һәм фикер алышу өчен профильле уку йортлары студентларына, һөнәри берләшмә һәм бизнеска уникаль мөмкинлек булды. Бу чарада Махсус кунак буларак Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин катнашты. Министр урынбасары Илшат Гыймаев спикерларга һәм кунакларга форумга игътибар иткән һәм анда катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, төзелеш комплексы икътисадый үсешнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм турыдан-туры кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый. Һәм Татарстанда Социаль юнәлешле дәүләт сәясәтенең шактый уңай тәҗрибәсе тупланган инде. Тормыш сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган бик күп әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Әйтик, торак төзелеше күләме буенча республика ышанычлы рәвештә алда бара – соңгы 7 ел дәвамында ел саен 2,4 млн. кв. метр күләмендә файдалануга тапшыру күләме сакланып кала. Формаль булмаган шартларда бизнес вәкилләре үз эшләре, аерым алганда изоляция, саклагыч катлам һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр. Биш спикер, чыгыш ясау өчен 10 минуттан артык вакыт түгел, һәркем алырлык һәм кызыклы итеп бәян ителде – кунаклар семинардан бик канәгать калдылар.