Татарстан кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруга 905 млн сум алачак

2018 елның 21 сентябре, җомга

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруга 43 төбәккә 4,9 млрд сум бүлеп бирергә кушты. Тиешле документ чәршәмбе көнне Хөкүмәт сайтында дөнья күрде."80 муниципаль берәмлектә Уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларын гамәлгә ашыру өчен Федерациянең 43 субъекты арасында 4,9 млрд сум күләмендә дотацияләр бүленгән - кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр", - диелә күрсәтмәгә аңлатма язуында. Аерым алганда, Татарстан 905 млн сум, Түбән Новгород өлкәсе - 325 млн, ә Калининград - 315 млн сум алачак. Мәскәү өлкәсенә - 250 млн, Ростов һәм Рязань өлкәләренә - 125 млн, Ингушетия, Карелия һәм Коми-30 млн. сум бүлеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International