Ирек Фәйзуллин алда торган җылыту сезонының үзенчәлекләре турында сөйләде

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм социаль учреждениеләргә җылы бирәләр. Татарстанда җылыту сезоны башланды. Батареяларда җылы республиканың 28 муниципаль берәмлегендә яшәүчеләрдә барлыкка килде инде, акрынлап Татарстанның барлык районнарын тоташтырачаклар. Бу хакта бүген журналистларга ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, йортларга җылыны биш көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы 8 градус булганда бирергә киңәш итәләр. ТР буенча тулаем алганда, мондый параметрга ирешелмәгән әле. Әмма элек бу мәҗбүри таләп булса, хәзер нормативны бетергәннәр һәм министрлык республиканың барлык районнарына да җылылык бирергә тәкъдим иткән. Беренче чиратта бу балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм торак йортларның бер өлешенә кагыла, дип ассызыклады докладчы. «Бүген 28 муниципаль берәмлек тиешле карарлар кабул итте инде. 3,2 мең күп фатирлы йорт (19,5 процент), 900 дән артык балалар бакчасы (50,6 процент), 668 мәктәп (43 процент), шулай ук мең ярымнан артык сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль яклау объектлары җылылык белән тәэмин ителгән», — дип билгеләп үтте Фәйзуллин. Ахырда Фәйзуллин республиканың җылылык энергетикасы алдагы кышка Казанның ТЭЦ — 1, ТЭЦ-2, ТГК-16, Чаллы ТЭЦ, Түбән Кама һәм Алабугада ТЭЦ, Зәй ГРЭСы һәм башка объектлар әзерләгән, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International