Ирек Фәйзуллин Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Глеб Орлов белән очрашты

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Төбәкнең төзелеш тармагы, шулай ук социаль өлкә һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру турында министр Ирек Фәйзуллин Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Глеб Орлов белән очрашу барышында сөйләде. Губернатор урынбасары Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды (Капиталь ремонтның төбәк операторы) һәм дәүләт заказчысы эшчәнлеге белән җентекләп кызыксынды. Очрашу форматы диалог формасында барды. Кунаклар төзелеш өлкәсендә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта кайбер мөһим казанышлар турында мәгълүмат ишетеп кенә калмыйча, сораулар да бирә, булган проблемаларны күтәрә алдылар. Шулай ук чара кысаларында 2017 елда гамәлгә ашырылган программалар турында видеофильм күрсәтелде. "Без алган файдалы тәҗрибә белән хезмәттәшләребез белән, шул исәптән Кемерово өлкәсеннән дә, уртаклашырга һәрвакыт шат", – дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин. Үз чыгышында министр соңгы 7 ел эчендә республикада ел саен 2,4 млн.кв. метр күләмендә торак тапшыру күләмнәре саклануын билгеләп үтте. Бу күрсәткеч буенча Татарстан-Рәссәй төбәкләре арасында лидерларның берсе. Быел шулай ук республика халкының тормыш сыйфатына зур йогынты ясаучы 38 дәүләт программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Татарстан Республикасы төзелеш материаллары сәнәгате һәм төзелеш индустриясе торышы турында сөйләде, ул Рәссәй Федерациясендә иң эре булып кала. Соңыннан Кемерово делегациясе башлыгы Ирек Фәйзуллинга һәм чарада катнашучыларның барысына да ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International