Бүген хакимият йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын башкаручы И.Ш.Халиков рәислегендә видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елгы №185-ФЗ “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп корырга ярдәм итүче Фонд” Законын 2012 елда Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капитал ремонт үткәрү сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булып узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М.Фролов чыгыш ясады. Докладның беренче өлеше күп фатирлы йортларда капитал ремонт үткәрү программасына багышланган иде.
Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп корырга ярдәм итүче Фонды хисабына 2012 елда күп фатирлы йортларда капитал ремонт ясау программасына финанс ягыннан ярдәм итү заявкасы 27 мартта Фонд хакимияте тарафыннан хупланды, шулай ук Татарстан Республикасының 2012 елга еллыкхисабы да Фонд Хакимияте тарафыннан хупланды.
Программа буенча 5,4 млн. кв.м мәйданны биләгән 849 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла.
Күп фатирлы йортларда капитал ремонт ясау программасын финанслау күләме 2012 елга 4 млрд. 356 млн. 587 мең сум тәшкил итә: Фонд чаралары – 558 млн. 878 мең сум; Татарстан Республикасы бюджеты чаралары – 1 млрд. 373 млн. 131 мең сум; муниципаль оешмаларның бюджет чаралары – 1 млрд. 76 млн. 72 мең сум; милекчеләрнең чаралары – 1 млрд. 348 млн. 506 мең сум.
2012 елда күп фатирлы йортларда капитал ремонт ясаучы оешмаларны квалификацион сайлап алу барлык муниципаль оешмаларда да үткәрелгән.
ГЖИ мәгълүматлары буенча, 849 күп фатирлы йортның 640ында (75,4%) капитал ремонт эшләре башланган. 849 күп фатирлы йортның 845ендә ремонт ясаучы оешмалар белән килешү теркәлгән.
Докладның әлеге өлеше турында фикер алышканда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын башкаручы И.Ш.Халиков катнашучыларның игътибарын хезмәтне саклау соравына юнәлтте. Кызганышка каршы, ел башыннан республика төзелеш мәйданнарында бик күп фаҗига булды, һәм аларның күбесе гади кагыйдә һәм тәртипләрне үтәмәү нәтиҗәсе, диде ул.
Киңәшмә барышында мәктәпләрдә капитал ремонт ясау соравы да күтәрелде. Бу программада республиканың 45 муниципаль белем бирү оешмасы катнаша. 2012 елны Татарстан Республикасы гомуми белем бирү йортларында капитал ремонт ясау программасын финанслауның гомуми лимиты – 2 млрд. 204 млн. сум, шулардан: муниципаль белем бирү мәктәпләрен капитал ремонтлау – 1 млрд. 925 млн. сум; махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәпләрен һәм мәктәп-интернатларны капитал ремонтлау – 254 млн. сум; проект документациясен эшләү – 25 млн. сум.
Киңәшмәнең башка докладлары республиканың күп балалы гаиләләренә җир участогы бүлеп бирү соравына, шулай ук язгы чәчү эшләренең башлануына багышланган иде.