27 сентябрьдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен «төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар»өч көнлек стажировка ябылды. Ябылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев һәм КДУ Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе башлыгы урынбасары Наталья Аксенова катнаштылар. Стажировка барышында муниципаль хезмәткәрләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм аның структур бүлекчәләре, "ТР БТИ" АҖ эшчәнлегенең юнәлешләре белән таныштылар, "Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ГКУ, "Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы" АҖ, "Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ бүлекләрендә, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә булдылар.Ябылу тантанасы квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.