Хөрмәтле архитектура цехы архитекторлары һәм ветераннары!
Кадерле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне бөтендөнья архитектура көне белән котлыйм! Архитектура сәнгать буларак кеше рухының иң югары омтылышын үз эченә ала. Җәмгыять үсешендә иң мөһим нигезләмәләрнең берсе булган архитектура Һәрвакыт рәсем сәнгате, скульптура, декоратив сәнгать белән тыгыз бәйләнгән иде. Ул кешенең эмоциональ дөньясына, бөтен нәфис-образлы якка тирән тәэсир итә. Җәмгыятьнең, шулай ук һәр аерым кешенең рухи-әхлакый йөзен формалаштыра. Шуңа күрә архитектор һөнәре безнең һәрберебез өчен бик мөһим һәм кыйммәтле. Сезгә югары җаваплылык һәм һөнәргә тугрылык өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Һәр эш көне сезгә канәгатьләнү, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр китерсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!