Ирек Фәйзуллин Дания Корольлегенең Рәссәй Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд белән очрашты

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Дания Корольлегенең Рәссәй Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд әфәнде белән үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль аспектлары һәм перспективалары турында фикер алышты. Төзелеш, җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, су үткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында Рәссәй Федерациясенең иң икътисади үсеш алган субъектларының берсе статусын саклап кала. Шәһәр инфраструктурасын һәм иҗтимагый киңлекләрне модернизацияләү буенча күп эшләр башкарылды. Соңыннан Карстен Сендергорд әфәнде Ирек Фәйзуллинга һәм чарада катнашучыларның барысына да ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International