Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Алабуга муниципаль районының магистраль су үткәргече ватылуы зыянын бетерү буенча эш төркеме барлыкка килде. Әлеге төркемне министр И.Э.Фәйзуллин җитәкли. Эш төркеменә төзелеш Министрлыгы белгечләре, Алабуга районы җитәкчеләре, шулай ук аварияне бетерергә билгеләнгән оешмалар керә. Авария сәбәпле суны туктату билгеле булганнан соң ук, Алабуга муниципаль районына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов килде. Ул район башлыгы Г.Е.Емельянов белән бергә эшләнә торган эшләрне җитәкли. Бүген районга министр И.Э.Фәйзуллин да килде.
Бүген иртәнге 6га билгеле булганча, “Максимов” су үткәргеч аша резерв су бирү системасы төзелә. Иртәнге 8дә хәбәр ителгәнчә, авариянең төп урыны булып, Тойма елгасы аша дюкер тирәсе табылган. Хәзерге вакытта авария булган урынга (Енабердино) махсус техника белән керү өчен юлны чистарталар. Авария урынында эшләүче бригадалар кирәк булган барлык материаллар белән тәэмин ителгән.
Алабуга районындагы 600ләп йорт әлегә сусыз. Халыкка автоцистерналарда су ташыйлар.ПТС бөтен объектларны җылылык белән тәэмин итә.Социаль, мәдәни, көнкүреш объектлар гадәти режим белән эшләүләрен дәвам итәләр.