Воркшопны оештыручылар яшь архитекторларга макет эшләү өчен биш көн бирделәр. КДАТУ Архитектура теориясе һәм практикасы кафедрасы студентлары Республика клиник хастаханәсе мохитен төзекләндерү проектын эшләделәр.
«Безнең өч конкурент студентлар командасы булды, аларны укытучылар, экспертлар һәм зур тәҗрибә белән өч архитектор контрольдә тотты. Эш бик катлаулы булды. Балаларга навигация, транспорт-җәяүлеләр һәм ландшафт мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк иде. Комиссия утырышы вакытында өч команданы да җиңүче булырга карар ителде — уртак проект ясарга», - дип аңлатты Evolution Креатив Агентлыгы җитәкчесе Арина Судакова.
Командаларның дизайн-макет эшләү өчен нибары биш көн иде. Проект нигезендә, клиника территориясендә парк, медитация зонасы, спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык, ботаника бакчасы һ.б. барлыкка киләчәк. Архитекторлар шулай ук ашыгыч ярдәм кареты һәм пациентлар өчен аерым булган маршрутизацияне уйлап чыгардылар.
«Республика клиник хастаханәсенең мохит дизайны» воркшопына нәтиҗәләрне «Хәзерге заман инженер системалары. Сәламәтлек архитектурасы(Modern Engineering Modern Engineering System — MES)» практик конференциясендә ясаганнар.