Казанда “Чиста су. Казан” дип аталган махсуслашкан күргәзмә һәм конгресс ачылды

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

Казанда “Чиста су. Казан” дип аталган III махсуслашкан күргәзмә һәм конгресс ачылды. Әлеге чара РФ Хакимияте карары белән расланган  2011-2012 елларга “Чиста су” федераль  программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

“Чиста су. Казан” дип аталган күргәзмә һәм конгрессны ачу  тантанасында катнаштылар: ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ЮНИДО халыкара сәнәгать хезмәттәшлек  үзәгенең РФ буенча директоры Сергей Коротков, су чыганаклары федераль агентлыгының Түбән-Волжск бассейн, сү белән идарә итү җитәкчесе Анатолий Быков, “Россия су җәмгыяте” оешмасының рәисе Александр Катков, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Фролов һәм башкалар.

ТРсы Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларны сәламләде һәм чичта суга багышланган күргәзмә һәм конгресс елдан-ел республика кунакларының игътибарын җзлеп итүен ассызыклады. Аның фикеренчә, бүгенге көндә суның сыйфатына гына игътибар итмәү бик мөһим, әлеге өлкәдәге эшкәртмәләргә дә зур игътибар бирелә, шулай ук су белән тәэмин итү соравы да күтәрелә.

“Илгә һәм республикага куркыныч корылык ки лгәндә, торак пунктларның күбесе сыйфатлы су гына түгел, ә бөтенләй сусыз калды. Әлеге мәсьәләне чишү өчен гадәттән тыш чаралар күрергә туры килде,” – дип искәртте  Илдар Халиков һәм Татарстанда бүген халыкны су белән тәэмин итүнең озак срокка бирелгән перспективасын яхшырту республика программасының эшләп килүен дә өстәде.

Республика Хакимият башлыгы торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү программасына күп чыгымнар бүленеп бирелүен хәбәр итте. “Без Россия һәм дөньяда булган эш тәҗрибәсен кулланабыз, һәм үзебезнең эшкәртмәләребезне Россиянең башка регионнарында да куллана алуларын телибез, - диде И.Халиков очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать  итеп, аннан соң уңышлы эшләр теләде.

Күргәзмә һәм конгресста катнашучылар, шулай ук ЮНИДО халыкара сәнәгать хезмәттәшлек  үзәгенең РФ буенча директоры Сергей Коротков, су чыганаклары федераль агентлыгының Түбән-Волжск бассейн, сү белән идарә итү җитәкчесе Анатолий Быков сәламләделәр. Шуннан соң күргәзмәнең рәсми  ачылышы булды. Әлеге күргәзмәдә Россия һәм чит илләрдәге 15 шәһәрдән 67 дән артык оешма катнашты.

Трсы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге мәртәбәле кунаклар су ресурсларын саклау һәм яңадан барлыкка китерү, коммуналь һәм сәнәгать су тәэминаты, труба үткәргеч челтәрләрен ремонтлау, җылыту  һәм кайнар су тәэминаты, җыела торган су һәм шешәдәге су буенча бөтен хезмәтләр һәм җиһазлар , бу өлкәдәге соңгы эшләнмәләрдән торган күргәзмә экспозицияләрен карадылар.

Чара “Россия су чыганакларының үсеше” дигән пленар утырыш белән дәвам итте, аннан соң билгеле бер темага багышланган түгәрәк өстәл булачак. “Чиста су. Казан” күргәзмә һәм конгресс 5 апрельдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International